Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр һәм оешмалар арасында иң яхшы яңа ел чарасына һәм бәйрәм бизәлешенә республика конкурсына йомгак ясалды.
Гаиләне саклау һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру өчен 2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Ана булу, гаилә, Ватанга мәхәббәт, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләре – тормышның юкка чыкмый торган кыйммәтләре, алар Татарстан Республикасы Рәисенең даими игътибар үзәгендә тора
Конкурста катнашу өчен 2023 елның 15 сентябреннән дә соңга калмыйча теркәлгән һәм оештыручылар составында хакимият органнары вәкилләре булмаган Татарстан Республикасының коммерцияле булмаган оешмалары чакырыла.
Бүген Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы белән «ЛДПР» һәм «Яңа кешеләр» партияләренең төбәк бүлекчәләре 15, 16 һәм 17 мартта узачак Россия Президентын сайлауны җәмәгатьчелек күзәтүе оештыруда хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге бүген 15, 16 һәм 17 мартта узачак Россия Президентын сайлауны һәм алдагы өч ел дәвамында узачак төрле дәрәҗәдәге сайлауларны күзәтү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.
Бүген иртән ВДНХда «Хезмәттәшлек потенциалы» темасына түгәрәк өстәл ачылды.
Кичә Алабуга шәһәренең А.С. Пушкин исемендәге үзәк китапханәсе базасында ТРның 12 муниципаль районы вәкилләре өчен фасилитация инструментларын кулланып «Коммерцияле булмаган оешма үсеше стратегиясен эшләү» стратегик сессиясе узды. Бу ТР гаиләгә юнәлешле коммерцияле булмаган оешма җитәкчеләре өчен махсус белем бирү программасының беренче дәресе, аны «АК БАРС» БАНК гавами акционерлык җәмгыяте Корпоратив университетының бизнес-тренеры Әлфия Сафина үткәрә. Укуда 35 кеше катнаша.
Сессия эшендә Татарстанның әйдәп баручы университетлары һәм фәнни үзәкләре ректорлары, һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре, галимнәр, педагоглар, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, «Белем» җәмгыятенең төбәк бүлеге әгъзалары, район мәгариф бүлекләре җитәкчеләре катнашты.
Кичә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Луганск Халык Республикасының коммерцияле булмаган оешмалары вәкилләре өчен 4 көнлек «Яңа мөмкинлекләр» семинар-практикумы старт алды
Казанда Россия Хезмәт министрлыгының «Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча медик-социаль экспертизаның төп бюросы» ФКУ йомгаклау киңәшмәсе узды