Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешма остазлык мәктәбе стратегик идарә буенча белем бирү курсы кысаларында гаиләгә юнәлешле ТР коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре өчен күчмә зональ стратегик сессия үткәрде

2024 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

Кичә Алабуга шәһәренең А.С. Пушкин исемендәге үзәк китапханәсе базасында ТРның 12 муниципаль районы вәкилләре өчен фасилитация инструментларын кулланып «Коммерцияле булмаган оешма үсеше стратегиясен эшләү» стратегик сессиясе узды. Бу ТР гаиләгә юнәлешле коммерцияле булмаган оешма җитәкчеләре өчен махсус белем бирү программасының беренче дәресе, аны «АК БАРС» БАНК гавами акционерлык җәмгыяте Корпоратив университетының бизнес-тренеры Әлфия Сафина үткәрә. Укуда 35 кеше катнаша.

Белем бирү программасы – Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм Ак Барс банкы Корпоратив университетының уртак проекты. Проектның партнерлары булып «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды һәм «Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән затлар белән эшләү буенча Республика вузара үзәге»  коммерцияле булмаган автоном оешмасы тора.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Социаль мәсьәләләр, хәйриячелек һәм коммерцияле булмаган секторны үстерү буенча комиссиясе рәисе, «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды директоры Әлфия Вәлиева февральдә республиканың калган 33 муниципаль районының коммерцияле булмаган оешмасы җитәкчеләрен укытуда кызыксынучыларны колачлау өчен 3 зональ стратегик сессия узачагын, ә мартта идарә итү компетенцияләре күнекмәләрен үстерү буенча цифрлы тренингспейс платформасы булачагын әйтте. Программа 72 академик сәгатькә исәпләнгән.

ТР Иҗтимагый палатасы Үзәк китапханә администрациясенә һәм ТР Алабуга муниципаль районы Иҗтимагый Советына күчмә чараны үткәрүдә күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

 

Белешмә өчен:

Белем бирү программасы – Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Социаль мәсьәләләр, хәйриячелек һәм коммерцияле булмаган секторны үстерү буенча комиссия инициативасы буенча ТР Иҗтимагый палатасы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган секторара социаль партнерлыкта социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешма остазлык мәктәбе проектларының берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International