Казанда Россия Хезмәт министрлыгының «Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча медик-социаль экспертизаның төп бюросы» ФКУ йомгаклау киңәшмәсе узды.
Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе С.М. Захарова, баш бюро каршындагы Иҗтимагый комиссия әгъзалары һәм башкалар катнашты.
Киңәшмәдә ТР Иҗтимагый палатасыннан социаль мәсьәләләр, хәйриячелек һәм коммерцияле булмаган секторны үстерү буенча комиссия вәкилләре: комиссия рәисе Әлфия Вәлиева һәм комиссия әгъзасы Артем Кузнецов катнашты.
2023 елда «Россия Хезмәт министрлыгының «Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза Баш бюросы»ның федераль казна учреждениесе эшчәнлеге һәм 2024 елга бурычлар турында» төп доклады белән баш бюро җитәкчесе Ригель Низамов чыгыш ясады.
2023 елда «Россия Хезмәт министрлыгының «Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза Баш бюросы»нда 76 752 медицина-социаль экспертиза үткәрелгән.
Беренчел тикшерү вакытында 18 яшьтән өлкәнрәк 19 984 кеше һәм 2 348 бала инвалид дип танылган.
Өлкәннәр арасында беренчел инвалидлык структурасында авырулар классы буенча беренче урында яман шешләр (35,3%), икенче урында - кан әйләнеше системасы авырулары (27,0%), өченче урында – сөяк-мускул системасы һәм тоташтыргыч тукыма авырулары (7,4%).
Балалар арасында авырулар классы буенча беренчел инвалидлык структурасында беренче урында психик тайпылышлар һәм тәртип бозылулары – 32,4%; икенче урында нерв системасы авырулары – 18,2%; өченче урында тумыштан килгән аномалияләр (үсеш кимчелекләре), деформацияләр һәм хромосомлы бозылулар – 13,5%.
Йомгаклау сүзе белән ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева чыгыш ясады, ул бюроның хәрби хезмәткәрләр белән эшләвен югары бәяләде, бюро белгечләренә рәхмәт белдерде.
Мәгълүмат һәм фото – https://16.gbmse.ru/news/#!26_yanvarya_2024_goda_sostoyalos_itogovoe_soveshchanie_fku_glavnoe_byuro_mediko_socialnoy_ekspertizy_po_respublike_tatarstan_tatarstan_mintruda_rossii