Бүген Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы белән «ЛДПР» һәм «Яңа кешеләр» партияләренең төбәк бүлекчәләре 15, 16 һәм 17 мартта узачак Россия Президентын сайлауны җәмәгатьчелек күзәтүе оештыруда хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.
Килешүгә Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, ЛДПР сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге координаторы вазыйфаларын башкаручы Руслан Йосыпов һәм «Яңа кешеләр» сәяси партиясенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге секретаре Роза Гайнетдинова кул куйдылар.
ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева билгеләп үткәнчә, Палата барлык иҗтимагый оешмалар, сәяси партияләр, коммерцияле булмаган сектор вәкилләре, гадел һәм ачык сайлаулар үткәрергә теләүчеләр белән хезмәттәшлек итәргә әзер, һәм бу максатларда үзара консультацияләр, җәмәгать күзәтүчеләрен әзерләү буенча тәҗрибә уртаклашу үткәреләчәк.
Күзәтүчеләр үзләре кайда тавыш бирәчәк дигән сорауга Зилә Вәлиева: «Күзәтүчеләр генә түгел, ә башка сайлаучылар да территориаль яктан якынрак булган теләсә кайсы сайлау участогында тавыш бирә алачак, иң мөһиме, бу участокны гаризада күрсәтәчәк. Сайлаучыны күрсәтелгән участокка күчерү турында гаризаны территориаль сайлау комиссиясендә, дәүләт хезмәтләре порталында яки МФЦда язарга мөмкин. 29 гыйнвардан 11 мартка кадәр бу хезмәт бар. Ә 6-11 март көннәрендә моны участок комиссияләрендә эшләргә мөмкин булачак. Димәк, Күзәтүчеләр ТР Иҗтимагый палатасы тарафыннан җәмәгать күзәтүе өчен җибәрелгән участокларда тавыш бирә алачак».
«Яңа кешеләр» һәм «ЛДПР» партияләренең төбәк бүлекчәләре вәкилләре ТР Иҗтимагый палатасының җәмәгать күзәтүчеләрен укытуда ярдәм итү мөмкинлеге өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
«Бу килешү – Татарстан Иҗтимагый палатасы һәм ЛДПРның республикадагы бүлеге арасында үзара ярдәм итешешү. Ул сайлау участокларында күзәтүчеләребез ТР Иҗтимагый палатасында алдан әзерлек, укыту узгач, компетентлырак булачак дигәнне аңлата», – диде ЛДПР сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге координаторы вазыйфаларын башкаручы Руслан Йосыпов.