дип, Оренбург җәмәгатьчелеге лидеры, Оренбург өлкәсе Иҗтимагый палатасы рәисе Борис Колесников Татарстанның Иҗтимагый палатасына Казаннан килгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде.
Җәмгыяви киңлек нидән гыйбарәт? Аралашудан, ял итүдән, уеннардан, спорттан һәм, әлбәттә, табигатьтән. Республикабызда мондый мәйданчыклар елдан-ел арта бара. «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проектын 7 ел дәвамында гамәлгә ашыру барышында Татарстанда 225 парк, сквер, яр буйлары төзекләндерелде.
20 апрельдә ТР Иҗтимагый ярдәм штабында НКО җитәкчеләре һәм вәкилләре өчен «НКОда бухгалтерлык хисабы үзенчәлекләре. НКО гранты буенча финанс хисабы буенча гомуми мәсьәләләр» дип исемләнгән семинар үткәреләчәк.
Сораштыруда катнашучыларның кырык проценты фикеренчә, Татарстанда коррупция кими бара. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә ТР Иҗтимагый палатасының хокук мәсьәләләре һәм иҗтимагый контроль комиссиясе рәисе урынбасары Артур Мостаев сөйләде.
«Когнитив сыгылмалылык» 2024 елның 16 апрелендә Татарстан Республикасының гаиләгә юнәлдерелгән коммерцияле булмаган оешмалары җитәкчеләре өчен СО НКО остазлык мәктәбенең белем бирү программасының җиденче дистанцион дәресен өйрәнү темасы булды.
2024 елның 11 апрелендә Татарстан Республикасының гаиләгә юнәлдерелгән коммерциячел булмаган оешмалары җитәкчеләре өчен СО НКО остазлык мәктәбенең белем бирү программасының алтынчы дистанцион дәресе узды. ПАО АК БАРС Банк Корпоратив университетының бизнес-тренеры Эллина Гончарова белән бергә катнашучылар тәнкыйди фикерләү төшенчәсен формалаштырдылар һәм аның үсеш ысулларын өйрәнделәр.
Бүген Cоциаль сәясәт комитетының һәм rомитет каршындагы Экспертлар советының уртак утырышында республика Министрлар Кабинетының 2023 ел эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисап каралды. Моннан тыш, парламентарийлар гражданнарга наркологик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук физик культура һәм спорт турында республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын карадылар.
Бүген Дәүләт Советында узган Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында депутатлар профиль комитеты карамагындагы юнәлешләр буенча 2023 елда республика Министрлар Кабинеты эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисапны карадылар.
2024 елның 10 апрелендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Фән, мәгариф һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге буенча комиссиясе рәисе Тамара Федорова мәктәп программасына «Гаилә белеме» курсын кертү буенча эшче төркем утырышында катнашты.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Ураза бәйрәме белән котлавы