ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Анастасия Исаева Тимур Николаев җитәкчелегендәге диабетка каршы көрәш буенча Хәйрия фонды оештырган «Киртәләрсез стиль» фестивалендә булды.
Бүгенге көндә төрле яшьтәге кешеләрдә әлеге авыруны ачыклау очраклары ешая бара. Бу диагнозга дучар булган кешеләрне истә тотарга кирәк – аларга тулы канлы һәм актив тормыш булдыруда ярдәм итәргә, шулай ук кризислы хәлләрдә ярдәм күрсәтә белергә кирәк.
Фестиваль шикәр диабеты, волонтерлык темасына багышланган иде, анда катнашучылар белемнәрен киңәйтүдән тыш, фикердәшләрен дә таба алдылар.
Программага мастер-класслар, эндокринолог белән өстәл уеннары, тематик товарлар күргәзмәсе, фотокүргәзмә, шулай ук әйдәп баручы белгечләрдән «Кандагы шикәрне буйсындыру», «Экологик зооволонтерлык» һәм «Койрыклогия: этләр безнең белән ничек аралаша» темаларына лекцияләрдән торды.
Чара кысаларында шулай ук адаптив кием ясау буенча конкурс җиңүчеләрен бүләкләделәр, балалар һәм өлкәннәр өчен адаптив киемнәрне сәхнәдән тәкъдим иттеләр.




