«ФормАРТ» стрит-арт фестивале финалында «Көтә» муралын хуплыйк!

2025 елның 10 сентябре, чәршәмбе

Хезмәт батырлыгы шәһәре Яшел Үзәндә август аенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Көтә» муралы (Комаров урамы, 13 йорт) булдырылды.

Хәзерге вакытта «Көтә» муралы Татарстан Республикасын яшь рәссам-граффитистлары өчен «ФормАРТ» стрит-арт фестиваленең округ иҗтимагый проекты финалында тәкъдим ителә, ул Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле И.А. Комаров патронаты астында үткәрелә.

15 сентябрьгә кадәр халык тавыш бирә алачак. Җиңүче шалтыратулар саны буенча билгеләнә!

Муралга тавыш бирү бик җиңел:

- 8 (800) 301-50-23 бушлай номер җыегыз
- Тоташкач, телефоныгызда 4 санына басыгыз – бу Татарстанның конкурс номеры.

Теләсә кайсы телефоннан – мобиль яисә стационар телефоннан тавыш бирергә мөмкин.
Яшь чикләүләре юк – һәркем тавыш бирә ала!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International