Менделеевск районы Иҗтимагый советы рәисе ике буын: беренче сыйныф укучылары һәм сугыш чоры балалары очрашуын оештырды

2025 елның 10 сентябре, чәршәмбе

«Шифалы Су – Ижминводы» шифаханәсендә Менделеевск районы Иҗтимагый советы рәисе Сәлим Хәбибуллин инициативасы белән буыннар очрашуы үткәрелде. Чара әле яңа гына тормыш юлына аяк басучыларны, – беренче сыйныф укучыларын, һәм балачагы Бөек Ватан сугышының кырыс елларында өтелгәннәрне – «Сугыш балалары» буыны вәкилләрен берләштерде.

Очрашуның максаты – буыннар арасында җанлы аралашу булдыру, яшьләрдә патриотлык хисе тәрбияләү, үз илебез тарихына һәм аның өлкән буынына ихтирам тәрбияләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International