Сәламәтлек саклау һәм демография комиссиясе утырышы булды

2025 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе

2025 елның 11 сентябрендә республика җәмәгатьчелек сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге базасында ТР Иҗтимагый палатасының сәламәтлек саклау һәм демография комиссиясе утырышы үткәрелде. Алексей Шувалов рәислегендә үткәрелгән утырышта комиссиянең 2025 елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм икенче яртыеллыкка бурычлар билгеләнде.

Шулай ук Бөтенроссия аеклык көне уңаеннан утырышта катнашучылар алдында наркоманияне һәм алкоголизмны дәвалау, профилактикалау һәм аңа каршы тору турындагы докладлар белән төрле оешма вәкилләре чыгыш ясады, алар арасында республика клиник наркология диспансерының медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары, штаттан тыш баш белгеч – ТР сәламәтлек саклау министрлыгының психиатр-нарколог табибы Резеда Хәева, Казан епархиясенең наркоманиягә һәм алкоголизмга каршы көрәш бүлеге рәисе Иеромонах Вячеслав (Шапоров), Казан дәүләт медицина академиясе профессоры Анатолий Карпов, илкүләм халыкның сәламәтлеген саклау өлкәсендә президент инициативаларына ярдәм итүнең ТРда «Гомуми эш» төбәк гомумроссия иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Роберт Гатауллин, «ТРЕЗВЕНИЕ» Казан епархия җәмгыяте, «ТРЕЗВЕНИЕ» конфессияара координация үзәге җитәкчесе Владислав Юферов, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча идарәнең бүлек башлыгы, полиция подполковнигы Әнвәр Кәримов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International