ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары сайлауларны күзәтү буенча төбәк иҗтимагый штаблары белән төбәкара киңәшмәдә катнаштылар

2025 елның 9 сентябре, сишәмбе

9 сентябрьдә РФ Иҗтимагый палатасында сайлауларны күзәтү буенча төбәк иҗтимагый штаблары белән 14 сентябрьдә Бердәм тавыш бирү көненә  күзәтү инфраструктурасының әзерлеге турында төбәкара киңәшмә үтте. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасын аның рәисе Зилә Вәлиева һәм Хокук мәсьәләләре һәм иҗтимагый контроль комиссиясе рәисе Тимур Какохо тәкъдим итте.

2025 елда РФ Иҗтимагый палатасы һәм «Бәйсез иҗтимагый мониторинг» ассоциациясенең укыту программасы кысаларында илнең 56 төбәгендә, шул исәптән төрле дәрәҗәдәге сайлау кампанияләре үтә торган 41 төбәктә 73 меңгә якын күзәтүче әзерләнгән, дип хәбәр итте тавыш бирүне иҗтимагый контрольдә тоту буенча Корсовет рәистәше Максим Григорьев.

«Алты төбәкара семинар, 253 укытучы, ике меңнән артык иҗтимагый оешма сайлаулардагы җәмәгать контролендә катнаша. Июньнән сентябрьгә кадәр 1330 уку семинары үткәрелгән. Иҗтимагый штаблар эшенә 914 эксперт җәлеп ителгән. Безнең иҗтимагый штабларның һәм иҗтимагый палаталарның күзәтүгә йөз процент әзер булуын хәбәр итәм», –  диде ул.

РФ Президенты каршындагы гражданлык җәмгыятен үстерү һәм Кеше хокуклары буенча советның  гражданнарның сайлау хокуклары үтәлешен контрольдә тоту буенча мониторинг эшче төркеме әгъзалары 13 төбәктә процедураларның законлылыгын һәм гражданнарның сайлау хокуклары үтәлешен тикшерәчәк, дип билгеләп үтте Кеше хокуклары буенча советның  җаваплы секретаре, Кеше хокуклары буенча советның  башлыгы Александр Точенов. Бу яһүд автономияле өлкәсе, Татарстан Республикасы, Краснодар крае, Белгород, Брянск, Воронеж, Иркутск, Мәскәү, Новосибирск өлкәләре һәм башка төбәкләр. Эксперт өстәп әйткәнчә, гадәттәгечә Бердәм тавыш бирү көнендә  Кеше хокуклары буенча совет белән берлектә Бәйсез иҗтимагый мониторинг эксперт үзәге эшләячәк.

«Безнең бурыч – процессның ничек оештырылуын һәм безнең иҗтимагый структураларның ничек эшләвен, барысының да ни дәрәҗәдә төгәл эшләнгәнен карау. Сайлау участогындагы теләсә кайсы провокацион гамәл –  илебезгә зыян. Без анда үзебезнең электораль суверенитетны яклыйбыз», - дип ассызыклады Александр Точенов.

Урыннарда сайлауларга әзерлек турында сайлауларны күзәтү буенча төбәк штаблары вәкилләре сөйләде. Алар ассызыклаганча, төбәкләрдә вәзгыять тыныч, тулы әзерлектә, сайлаулар конкурентлы булачак.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан 2800гә якын күзәтүче әзерләнгән. Күзәтүчеләрне укыту 2025 елның 13 августыннан 05 сентябренә кадәр барлык 45 муниципаль берәмлектә үтте.

Укыту нәтиҗәләре буенча күзәтүчеләр теоретик белемнәр җыелмасын гына түгел, ә эш итүнең әзер планын да үзләштерделәр. Алар хокук бозуларны юридик яктан дөрес теркәү, сайлау комиссиясе әгъзалары, ТР Иҗтимагый палатасы штабы вәкилләре һәм сайлаучылар белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү күнекмәләренә ия булдылар. Алган күнекмәләр аларга штаттан тыш ситуацияләрдә ышанычлы эш итәргә мөмкинлек бирә, бу исә тавыш бирүнең дөреслеге һәм үтәкүренмәлелеге нигезе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International