15 февральдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Россети» гавами акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Рюмин электр энергетикасы өлкәсендә норматив-хокукый актларны, шул исәптән электр белән тәэмин итү хезмәтләренең ышанычлылыгын һәм һәркем файдалана алырлык булуын арттыруга юнәлдерелгән уртак тәкъдимнәр буенча фикер алыштылар.
Очрашу ТР Хөкүмәт йортында узды.
2023 елның 14 февралендә Россия Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институты пространствосында гарәп һәм ислам тикшеренүләре үзәге оештырган «Дәүләт һәм ислам оешмалары: глобаль турбулентлык шартларында үзара хезмәттәшлек проблемалары. Сүрия вакыйгасы» бөтенроссия фәнни семинары узды, анда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү комиссиясе рәисе Ринат Патеев катнашты.
«Татарстан Республикасы ТКХ өлкәсендә Төбәк иҗтимагый контроль үзәге» ассоциациясе 2023 елның 15 февраленнән 15 мартына кадәр Татарстан Республикасы идарә итүче оешмаларының йорт түбәләреннән кар чистарту, ишегалды территорияләрен һәм балалар мәйданчыкларын чистарту буенча эшенә мониторинг үткәрәчәк.
Утырыш Казан федераль университеты базасында күчмә режимда узды. Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең туган көнендә депутатлар һәм утырышта катнашучылар Университет ишегалдында куелган татар каһарман шагыйре бюстына чәчәкләр салдылар.
15 февральдә Казан шәһәренең Киров районының «Юлдаш» яшьләр клубында ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышы булды. Анда депутатлар балаларны һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, шулай ук ТР Гаилә кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проектын карадылар.
11 февральдә Н.А.Галләмов исемендәге республика махсус гомуми белем бирү мәктәбендә «Тормыш векторы» республика проекты кысаларында ЛФК инструкторы белән беренче дәресләр үткәрелде.
Бүген Татарстанның Иҗтимагый палатасында Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының 2022 ел йомгаклары буенча халык алдында төзелгән максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча иҗтимагый фикер алышулар узды.
Февральнең беренче атнасында Казанда «Добрый мир для всех» коммерцияле булмаган автоном оешмасы җитәкчелегендә чукраклар һәм начар ишетүчеләр өчен «Игелекле куллар» тегү остаханәсе» проекты старт алды.
Казан дәүләт энергетика университетында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узды. Чарада министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, әйдәп баручы компанияләр, шулай ук Татарстан университетлары ректорлары, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Әхмәтова катнашты.
13 февральдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгариф, фән һәм агарту эшчәнлеген үстерү комиссиясе рәисе Тамара Федорованың Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова белән очрашуы узды.