ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Елена Скобельцына чыгарылыш сыйныф укучыларының соңгы кыңгыравында катнашты

2023 елның 23 мае, сишәмбе

2023 елның 23 маенда Н.И. Лобачевский исемендәге Казан лицее укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Чыгарылыш сыйныф укучыларын Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

Чыгарылыш сыйныф укучылары тормышында төп тантаналы вакыйгаларның берсе КФУның «Уникс» мәдәни-спорт комплексында булды. Фәрит Мөхәммәтшин кичәге укучыларны сәламләде, педагогларга һәм ата-аналарга лицейчыларны укытуга һәм тәрбияләүгә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде, ә чыгарылыш укучыларына зур уңышлар теләде.

«Бүген лицей укучылары, аларның әти - әниләре һәм педагоглары өчен зур бәйрәм, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. - Балаларга үз юлларын һәм киләчәк һөнәрен сайларга кирәк. Мин ышанам, Татарстанның киң мөмкинлекләре, күп векторлы икътисады сезгә алган барлык белемнәрегезне һәм осталыкларыгызны туган республиканың һәм бөтен илнең чәчәк атуы өчен кулланырга мөмкинлек бирәчәк».

КФУның фәнни эшчәнлек буенча проректоры Дмитрий Таюрский үзенең үгет-нәсихәт чыгышында, чыгарылыш укучыларын алда авыр сынаулар көтә, дип билгеләп үтте. «Сезгә аттестат алырга, уку вакытында алган белемнәрегезне яхшылап күрсәтергә туры киләчәк», - дип ассызыклады ул.

Мәктәпне тәмамлау белән балаларны шулай ук лицей директоры, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Елена Скобельцына котлады. Ул билгеләп үткәнчә, быел лицейны 9 сыйныфны тәмамлаган 112 кеше һәм 11 сыйныфны тәмамлаган 109 кеше тәмамлаган. Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабында 12 лицейчы җиңүче һәм призер булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International