ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары 2023 елда ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый советның беренче утырышында катнаштылар

2023 елның 17 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт комитетында быел беренче Иҗтимагый совет утырышы узды.

Киңәшмәнең көн тәртибендә – Иҗтимагый совет составы, аның рәисен сайлау һәм алдагы өч елга эш турында фикер алышу.

Рәис итеп бертавыштан Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының торак-коммуналь хуҗалык һәм экология буенча комиссиясе рәисе Дмитрий Романов, рәис урынбасары итеп А. Н. Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетының өлкән укытучысы Марат Кәримов сайланды.

Утырышта шулай ук ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары Фәрит Сафин, Минәхмәт Хисмәтуллин, Айдар Сәгыйтдинов катнашты.

Советның төп бурычлары:

  • Татарстан Республикасы территориясендә товарларга (эшләргә, хезмәт күрсәтүләргә) бәяләрне (тарифларны, өстәмәләрне, өстәмә бәяләрне һ. б.) дәүләт җайга салу өлкәсендә дәүләт сәясәтен камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләү;
  • норматив хокукый актлар проектларына җәмәгать экспертизасы үткәрү;
  • законнарда каралган очракларда дәүләт комитеты тарафыннан эшләнә торган норматив хокукый актлар проектларын алдан тикшерү;
  • дәүләт комитеты карарлар кабул иткәндә җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алу механизмын камилләштерү.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет эшенең югары нәтиҗәлелеген билгеләп үттеләр. Советның яңа әгъзалары югары планканы саклап калу гына түгел, ә аны яңа дәрәҗәгә күтәрүне дә планлаштыралар.

Иҗтимагый совет эше турындагы мәгълүмат белән биредә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International