ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Минәхмәт Хисмәтуллин ТР Дәүләт Советы утырышында катнашты

2023 елның 23 мае, сишәмбе

2023 елның 23 маенда Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты һәм Комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы узды, анда парламентарийлар шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме мәсьәләләрен тикшерделәр.

Моннан тыш, депутатлар республиканың Экология кодексына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын һәм Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинга экологик хисап бирү өлкәсендәге таләпләрне камилләштерү мәсьәләсе буенча Дәүләт Советы мөрәҗәгате проектын карадылар.

Комитет утырышында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Минәхмәт Хисмәтуллин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International