Кайбер кешеләр үз алдына зур максатлар куялар һәм аларга, бернәрсәгә дә карамастан, ирешәләр. Канатларына гына ышанган кош кебек, аларны да алга барырга һәм иҗат итәргә эчке теләк этәрә. 2023 елның 27 маенда инвалидлар һәм сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча Милли чемпионатның төбәк этабын Минзәлә ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәптә узган «Абилимпикс» берләштерде. Бу – Татарстан Республикасында төбәк чемпионат кысаларында ярышлар уздыру өчен мәйданчык оештырылган бердәнбер мәктәп-интернат.
2023 елның 31 маенда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында балалы гаиләләр өчен бердәм (универсаль) пособие алу мәсьәләләре буенча «кайнар линия» узды.
Безнең күбебез балачакта яраткан курчакларыбыз өчен кием тегәргә, образлар тудырырга, яшьтәшләребезнең яңа модельләр ясау тәҗрибәсен үзләштерергә ярата идек. Яшь чакта оешма хезмәткәрләре өчен заказ буенча кием тегү практикасы булдымы? Сез әйтерсез: «Бу реаль түгел!» дип әйтерсез. Сезне гаҗәпләндерергә Һәм сөендерергә телибез – Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының «Ласка» социаль приютындагы балалар профессиональ дәрәҗәдә тегү белән актив шөгыльләнәләр һәм хәтта муниципаль район компанияләреннән заказлары бар.
1 июньдә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Заманча этносәнгать музеенда «Мин Шишкин кебек рәсем ясыйм» XIX республика яшь рәссам конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Конкурс Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, Алабуга муниципаль районы һәм «Эссен Продакшн АГ акционерлык җәмгыте ярдәме белән музей-тыюлык тарафыннан гамәлгә ашырылды.
31 майда Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының һәм Комитет каршындагы эксперт советының уртак күчмә утырышы барышында ТР Дәүләт Советы депутатлары күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыруның барышы белән таныштылар, капиталь ремонт программасын законнар белән җайга салу, финанслау мәсьәләләре һәм аны гамәлгә ашыру проблемалары турында фикер алыштылар.
Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының кырык дүртенче утырышы 8 июньдә узачак. Мондый карар 2 июньдә парламент Президиумы утырышында кабул ителде.
1 июньдә Казанда тегү остаханәсе һәм коворкинг белән «Все для детей» инклюзив үзәге ачылды. Ул үзәктә эшли алырлык үзенчәлекле балаларның әниләрен берләштерәчәк, балаларны белгечләр күзәтүе астында калдырачаклар. Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин яңа мәйданда булдылар.
«Татарстан Республикасы торак – коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә иҗтимагый контрольнең төбәк үзәге» ассоциациясе «Татар информ» мәгълүмат агентлыгы белән берлектә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыра торган коммерцияле булмаган оешмаларга Татарстан Республикасы грантларын бирү буенча конкурс кысаларында «Торак-коммуналь хуҗалык видеоярдәмчесе» проектын башлап җибәрде.
2023 елның 15 июнендә 13:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр «РОССИЯНЕҢ ЦИВИЛИЗАЦИОН КИЛӘЧӘГЕ» клубы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, В.Г. Тимирясов исемендәге КИУ һәм М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының фәлсәфә факультеты, Социаль-консерватив сәясәт үзәге һәм «Гражданлык имтиханы» интеллектуаль платформасы «Тышкы чакырулар алдында күпмилләтле дәүләт» түгәрәк өстәле үткәрәчәк.
31 майда, Балаларны яклау көне алдыннан, «Ярдәм-Помощь» гомуммилли хәйрия фонды комплексы территориясендә балаларның мәдәни-спорт бәйрәме узды.