Татарстан Республикасы Торак-коммуналь хуҗалык контроле «Торак-коммуналь хуҗалык видеоярдәмчесе» проекты кысаларында видео әзерләде

2023 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасы торак – коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә иҗтимагый контрольнең төбәк үзәге» ассоциациясе «Татар информ» мәгълүмат агентлыгы белән берлектә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыра торган коммерцияле булмаган оешмаларга Татарстан Республикасы грантларын бирү буенча конкурс кысаларында «Торак-коммуналь хуҗалык видеоярдәмчесе» проектын башлап җибәрде.

«Торак-коммуналь хуҗалык видеоярдәмчесе» проектының максаты – торак-коммуналь хуҗалыкның актуаль мәсьәләләре буенча Интернет һәм социаль челтәрләрдә 30 видеоролик булдыру һәм урнаштыру юлы белән торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иң кискен мәсьәләләрне хәл итү ысуллары буенча Татарстан Республикасы халкының мәгълүматлылыгын арттыру.

«Торак-коммуналь хуҗалык видеоярдәмчесе» – кыска, әмма мәгълүмати роликлар, анда һәркем күпфатирлы йортларның хуҗалары көн саен биргән торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге иң актуаль сорауларга җавап таба алачак.

Әлеге проект 25 яшьтән алып 66 яшькә кадәрге күпфатирлы йортларда актив яшәүчеләргә, торак милекчеләре ширкәтләре, торак-төзелеш кооперативлары рәисләренә, күпфатирлы йортлар советлары рәисләренә юнәлдерелгән.

Видеоны сылтама буенча карау мөмкин: https://www.youtube.com/playlist?list=PLS9gc8puXjjyxGyYobYp-wRKadbv1vgX1

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International