31 майда, Балаларны яклау көне алдыннан, «Ярдәм-Помощь» гомуммилли хәйрия фонды комплексы территориясендә балаларның мәдәни-спорт бәйрәме узды.
Балалар бәйрәмен ачуда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары, ТР мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, «Ярдәм» мәчете имам-хатыйбы Илдар Баязитов һәм Лариса Расческова, «Ярдәм-Помощь» хәйрия фонды вице-президенты, Казан шәһәре шәһәр думасы депутаты Мәликә Гыйльметдинова, «Ярдәм-Помощь» гомуммилли хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев катнашты.
Бәйрәмне ачып, Мәликә Гыйльметдинова гаилә кыйммәтләре һәм гуманизм темасын күтәрде. Ул мөмкинлекләре чикле балаларны тәрбияләүче әниләргә һәм ятим балаларны асрамага алган ата-аналарга чын күңелдән рәхмәт белдерде. Мәликә ханым Гыйльметдинова аларның сабыр хезмәтләрен югары бәяли.
Бәйрәмдә катнашучыларны һәм оештыручыларны ТР Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Ирина Терентьева котлады. ТР Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе балаларны яклау көне тарихы турында сөйләде, үсеп килүче буынны патриотизм, әхлак һәм гуманизм рухында дөрес тәрбияләүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Ирина Терентьева «Ярдәм-Помощь» хәйрия фондына, аз хәрәкәтләнүче кешеләр дә килә алган бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт белдерде.
Бәйрәм Халыкара балалар көне һәм «Дан» спорт комплексының туган көне хөрмәтенә оештырылды. Балалар шоу-программаларда, ярышларда, концертларда, ярминкәләрдә катнашты. Бәйрәм кунаклары арасында республиканың башка шәһәрләреннән дә кунаклар күп булды. Бәйрәмдә «Ярдәм-Помощь» фонды тернәкләнүчеләре һәм аның карамагындагылар катнашты. Коляскада йөрүче Марина Захарова туксанынчы еллардагы җырны, өлкән яшьтәге кешеләр яраткан мөнәҗәтләрен һәм такмакларын башкардылар. «Йөрәк белән күрү һәм ишетү» проекты буенча укырга килгән сукыр курсантлар җырчылар белән бергә рәхәтләнеп җырладылар.
Бәйрәм барышында кызыклы һәм файдалы мастер-класслар, балалар уеннары, тамашалар һәм конкурслар узды. Халык уеннары һәм флорбол, боча кебек заманча спорт төрләре бәйрәмнең бизәге булып торды. Программада спорт уеннары белән балалар Сабан туе аерым урын алды. Иң көчле һәм батыр малайлар намуслы көрәш өчен очраштылар. Бәйрәмнең соңгы аккорды күбекле шоу булды. Балалар күбек һәм хисләр диңгезенә чумдылар.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары Илдар Баязитов һәм Лариса Расческова, «Ярдәм-Помощь» гомуммилли хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев «Дан»уникаль инклюзив спорт комплексын карадылар. Бу барлык заманча дәрес җиһазлары белән җиһазландырылган спорт объекты гына түгел, ә инклюзив катнашу өчен дә комплекс. Башкача әйткәндә, монда сәламәт кешеләрне генә түгел, мөмкинлекләре чикле кешеләрне дә, шул исәптән коляскада йөрүчеләрне дә көтәләр. Биредә шулай ук балалар төрле спорт секцияләрендә күнегүләр ясыйлар. Әлбәттә, спорт комплексының потенциалы төрле ярышлар уздырырга мөмкинлек бирә. Монда һәркем өчен барлык шартлар тудырылган.
Кунаклар «Ярдәм-Помощь» гомуммилли хәйрия фондының күрү, ишетү сәләтләре чикле булган һәм башка мохтаҗ инвалидларның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән социаль әһәмиятле проектлары һәм эшчәнлеге белән таныштылар.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары проектларның югары дәрәҗәдәге социаль нәтиҗәлелеген билгеләп үттеләр, Фонд эшчәнлеге катлаулы авырулары булган, инвалид һәм авыр тормыш хәленә эләккән кешеләргә ярдәм итү сыйфатын һәм мөмкинлеген арттыру күзлегеннән моңарчы күрелмәгән механизм булуын ассызыкладылар.