4 июньдә ТР Иҗтимагый палатасында Татарстан Республикасында #МЫВМЕСТЕ Халыкара премиясендә катнашучылар клубы җитәкчесе, 2025 елда премия амбассадоры Эльвира Рысаева инициативасы белән #МЫВМЕСТЕ халыкара премиясен презентацияләү булды, анда волонтерлык хәрәкәтләре, коммерцияле булмаган сектор һәм бизнес вәкилләре катнашты, онлайн форматта республика муниципаль берәмлекләренең иҗтимагый советлары кушылды.
2025 елның 2 июнендә Түбән Новгород өлкәсе Иҗтимагый палатасы «Центр гигиенического обучения населения» («Халыкка гигиена буенча белем бирү үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәмендә «Социаль әһәмияткә ия булган чирләрне профилактикалау өлкәсендә социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның әһәмияткә ия ролен формалаштыру» темасына түгәрәк өстәл уздырды.
2 июньдә «Семья вместе» («Гаилә бергә») хәйрия фондының Гаилә йортында Республика балалар клиник хастаханәсенең кечкенә пациентлары һәм аларның ата-аналары өчен Балаларны яклау көне үткәрелде. Балаларны РФ һәм ТР халык артисты, профессор һәм Казан Дәүләт мәдәният институты югары сәнгать мәктәбе факультетының халык җырын соло башкару кафедрасы мөдире Винера Ганиева, кафедраның укытучылары һәм студентлары белән бергә котлады.
2025 елның 31 маенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына, Ватанны саклаучылар елына һәм Россия эшмәкәрлеге көненә багышланган велоузыш булды.
31 майда, Балаларны яклау көне алдыннан, кече һәм урта бизнес эшмәкәрләре ассоциациясе әгъзалары һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы экспертлары Дәрвишләр бистәсендәге балалар йортына килделәр. Алар күчтәнәчләр, кием-салым алып килделәр.
Балаларны яклау көнендә Татарстан Республикасы Милли музеенда Татарстан Республикасында «Мәдәният мәктәп укучылары өчен» проекты җиңүчеләрен бүләкләделәр.
2025 елның 30 маенда Әлмәт шәһәрендә «Грантмейкинг: булдырабыз, эшләтеп җибәрәбез, үстерәбез» форумы узды, аны ТР Иҗтимагый палатасы ярдәмендә «Татнефть» хәйрия фонды оештырды.
Бәхет өчен балага нәрсә кирәк? Торт, лимонад һәм сюрприз.
2025 елның 28 маенда Яшел Үзән шәһәрендә «Ата –аналар компасы – гражданлык-патриотик тәрбиядә ата-аналар белемен үстерү» проекты кысаларында «Ныклы гаилә – ныклы Россия» төбәкара конференциясе уздырылды, аны Татарстан Республикасы Рәисе гранты хуплады.
«Развитие» социаль юнәлешле клубы «Точка опоры» («Таяну ноктасы») яшүсмерләр клубы» проектын төгәлләде. Ике төркем яшүсмерләр белән 24 төркемле дәрес, 30 индивидуаль психологик консультация үткәрелде.