31 майда, Балаларны яклау көне алдыннан, кече һәм урта бизнес эшмәкәрләре ассоциациясе әгъзалары һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы экспертлары Дәрвишләр бистәсендәге балалар йортына килделәр. Алар күчтәнәчләр, кием-салым алып килделәр.
Әлеге урынны балалар өчен чын йортка әйләндерүче, ямь һәм мәхәббәт тудырырга тырышучы учреждение хезмәткәрләренең бердәм эшләве билгеләп үтелде.
Әгъзалар һәм экспертлар һәркемне мохтаҗларга мөмкин кадәр ярдәм күрсәтергә чакыра.