Кичә, 29 майда, «Семья вместе» («Гаилә бергә») хәйрия фондының гаилә йортында балалары онкология, реанимация һәм тернәкләндерү бүлекләрендә дәваланучы гаиләләр бушлай яши, балаларга берничә сәгать абсолют бәхет бүләк иттеләр.
Балаларны яклау көне алдыннан Гаилә йортында бәйрәм оештырылды, аңа хастаханәнең башка бүлекләреннән кечкенә пациентларны да чакырдылар. Йөзгә якын кунак җыелды – уңайлы йортта барысына да урын табылды.
Башта аудиторияне «ВИА ХИТ» кавер-төркеме һәм DJ «CUE» мәктәп-студиясе ди-джейлары кыздырып җибәрде – тере музыкага балалар һәм әниләр рәхәтләнеп биеделәр. Аннары Арт-Лайм студиясеннән аниматорлар балаларның күңелен ачты, уеннарның берсендә җәйгә теләкләрен әйткәннәр: 6 яшьлек Айрат полицейский булырга хыяллана, 7 яшьлек Меланиянең исә диңгездә коенасы килә.
Гаиләләргә җылы ярдәм сүзләрен Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары Надежда Погуляй, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый ярдәм штабы җитәкчесе урынбасары Анастасия Исаева, «Казанские Ведомости» басмасы баш мөхәррире урынбасары Лилия Харисова әйттеләр. «Балачак шундый кыска, һәр мизгелдән ләззәтләнегез», – дип теләде «Казанский» сәнәгать-төзелеш банкы төбәк директоры Руслан Әхәтов.
Бәйрәм татлы фуршет белән дәвам итте – пицца, өчпочмаклар, пирожныйлар, соклар һәм җиләк-җимешләр белән. Балалар җиләк тортларын күреп бик сөенде. Кичә бүләкләр алып, шарлар белән бизәлгән җәйге террасада җылы гаилә атмосферасында татлы мамык татып тәмамланды.
Бәйрәм Хәйриячеләр – Йортның дуслары көче белән оештырылды, алар өчен балаларның елмаюы – иң яхшы бүләк.