Винера Ганиева Республика балалар хастаханәсе пациентларын Халыкара балаларны яклау көне белән котлады

2025 елның 3 июне, сишәмбе

2 июньдә «Семья вместе» («Гаилә бергә») хәйрия фондының Гаилә йортында Республика балалар клиник хастаханәсенең кечкенә пациентлары һәм аларның ата-аналары өчен Балаларны яклау көне үткәрелде. Балаларны РФ һәм ТР халык артисты, профессор һәм Казан Дәүләт мәдәният институты югары сәнгать мәктәбе факультетының   халык җырын соло башкару кафедрасы мөдире Винера Ганиева, кафедраның укытучылары һәм студентлары белән бергә котлады.

Ел саен «Дом вдали от дома» («Йорттан ерактагы йорт») балалар өчен бәйрәм оештыра. Бүгенге көн дә искәрмә булмады. Винера Ганиева җитәкчелегендәге халык җырын соло башкару кафедрасы укытучылары һәм студентлары бәйрәм программасын әзерләде. Биредә яшәүчеләр артистлар башкаруындагы матур җырларны рәхәтләнеп тыңлады. Алар бәйрәмгә җыелган кунакларга музыканың көче, мәхәббәт һәм гаилә ярдәме барлык авыруларны җиңәргә сәләтле икәнлеген исбатлады. Артистлар күрсәткән концерт бик җылы һәм дустанә атмосферада узды.

«Хәйрия чараларын оештыру күркәм традициягә әверелде. 12 ел дәвамында без Казан дәүләт  мәдәният институты югары сәнгать мәктәбе факультетының   халык җырын соло башкару кафедрасы студентлары һәм укытучылары белән Гаилә йортында театральләштерелгән концерт программалары төзибез һәм тәкъдим итәбез. Бүген балалар әкиятләре һәм мультфильмнарына нигезләнгән әсәрләрдән программа әзерләнде. Шунысы сөендерә, хастаханәдә дәвалануларына карамастан, балалар актив –  безгә кушылып җырладылар, табышмакларны чиштеләр. Бүген без бүләк иткән уңай хис-кичерешләр сабыйларга тизрәк терелергә ярдәм итәр дип ышанабыз», – дип уртаклашты Винера Әхәт кызы.

«Барлык оештыручыларга да зур рәхмәтебезне белдерәбез. Мондый чаралар безнең балакайлар өчен бик мөһим. Балаларның бәхетле йөзләре бәйрәмнең уңышлы булуына тагын бер дәлил булды», –  дип билгеләп узды Казандагы Гаилә йорты директоры Маркова Юлия.

«Семья вместе» («Гаилә бергә») хәйрия фонды Винера Ганиевага, Татарстан Республикасы Казан Дәүләт мәдәният институтының соло җырлау кафедрасы укытучылары һәм студентларына рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International