4 июньдә ТР Иҗтимагый палатасында Татарстан Республикасында #МЫВМЕСТЕ Халыкара премиясендә катнашучылар клубы җитәкчесе, 2025 елда премия амбассадоры Эльвира Рысаева инициативасы белән #МЫВМЕСТЕ халыкара премиясен презентацияләү булды, анда волонтерлык хәрәкәтләре, коммерцияле булмаган сектор һәм бизнес вәкилләре катнашты, онлайн форматта республика муниципаль берәмлекләренең иҗтимагый советлары кушылды.
Эльвира Рысаева Премиянең тарихына, аның максатлары һәм бурычларына игътибарны юнәлтте. «Коммерцияле булмаган оешмалар һәм проектлар», «Территория», «Шәхес» һәм «Компанияләр» категорияләре буенча гаризалар 2025 елның 23 июненә кадәр кабул ителә.
Спикерлар премиядә катнашу тәҗрибәләре белән уртаклашты. Диабетка каршы көрәш Хәйрия фонды җитәкчесе, узган елгы премиянең берничә дипломы иясе Тимур Николаев «Диабетның онлайн-мәктәбе» проекты турында сөйләде, 2024 елның төбәк этабында җиңү аңа партнерлар табарга һәм ярдәм алырга йогынты ясады, дип билгеләп үтте.
Очрашу барышында премиягә гаризалар әзерләүгә бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар. 2023 елда премиянең финалисты «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фондының «Благопредприниматель» проекты булды. ТР Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр, хәйриячелек һәм коммерцияле булмаган секторны үстерү комиссиясе рәисе, «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды директоры Әлфия Вәлиева һәр номинациягә карата таләпләрне игътибар белән өйрәнергә һәм гаризаның күрсәтелгән шартларга төгәл туры килергә тиешлеген ассызыклады, шулай ук мөрәҗәгать итүчеләргә проектны таныту өчен социаль челтәрләрдә хэштегларны актив кулланырга киңәш итте.
10 нчы сыйныф укучысы Алинә Җиһаншина «Ел волонтеры» номинациясендә «Мы вместе» («Без бергә») премиясендә катнашу тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул Казан музейлары буйлап экскурсияләр оештыра, «Семь историй моей семьи» («Гаиләмнең җиде тарихы») проектында катнаша, шулай ук «Татарстанның мәктәп укучылары өчен мәдәният» проектының медиа-волонтеры булып тора. Узган ел Алинә төбәк этабы финалына узмаса да, ул презентациягә Алинәгә ярдәм итәргә килгән башка волонтерлар белән бергә янәдән гариза әзерли. Алар Алинәнең проектларда катнашуы турында сөйләде һәм алар өчен волонтерлык – шөгыль (мавыгу) гына түгел, ә үсеш, башкаларга ярдәм итү һәм эшчәнлекләре өчен бәяләүне тою мөмкинлеге, дип ассызыклады.
Премиянең 2022 елгы җиңүчесе Марина Филиппова Алинәгә волонтерлык хәрәкәте үсешенә керткән өлешен раслый алырлык төрле оешмалардан килгән ярдәм хатларына игътибар итәргә киңәш итте һәм премия этапларын уңышлы узу өчен җәмәгатьчелек тарафыннан танылу алырга кирәклегенә игътибарны юнәлтте.
Очрашуда билгеләп үтелгәнчә, Татарстанның волонтерлык өлкәсендә потенциалы зур, ә бизнес, коммерцияле булмаган сектор һәм граждан җәмгыяте көчләрен берләштерү федераль дәрәҗәдә проектларны тагын да уңышлырак танытырга мөмкин. Очрашу ахырында катнашучылар яшьләрне проект эшчәнлегендә актив катнашырга чакырды.