2023 елның 26 июлендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр һәм хәйрия эшчәнлеге буенча комиссиясе сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид балаларның җәйге ялын оештыру, шулай ук балалар сәламәтләндерү лагерьларында инклюзив сменалар оештыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрәчәк.
2023 елның 24 июлендә Татарстан - Алтай маршруты буенча ат чабышы тантаналы старт алды. Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Мөселманнары диния идарәсе рәисе Камил Сәмигуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, Казан Дини семинариясе ректоры, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Владимир Самойленко, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннәтуллин катнашты.
Президент грантлары фонды чараларына һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәме белән гамәлгә ашырылган «Здесь ждут» («Биредә көтәләр») проекты үз эшен тәмамлады.
23 июньдә Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе пациентлары өчен Марат Ильясовның СМОГУКАРЛАРында спорт чарасы уздырылды.
Татарстан Республикасы Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль үзәге башкарма директоры Дмитрий Романов рәислегендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Торак-коммуналь хуҗалык һәм экология буенча комиссиясе әгъзалары утырышы узды.
«Казан реабилитация һәм абилитация үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы 6 айга якын мәктәпкә әзерлек һәм мәктәп кыенлыкларын җиңеп чыгу буенча «Зур үзгәреш» грант проектын тормышка ашыра.
Азнакай районында мәгариф идарәсе вәкилләре, «Җәй» штабы вәкилләре катнашында иҗтимагый советның күчмә утырышы булды.
Яр Чаллы шәһәренең Җинаять-башкарма инспекциясе базасында гражданнарның зәгыйфь категориясен адаптацияләүдә һәм социализацияләүдә ярдәм итү мәсьәләләрендә уртак эшне көчәйтүгә юнәлдерелгән чара узды.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Татарстан Республикасы Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль үзәге башкарма директоры Дмитрий Романов халыкара катнашында «Кулланучылар хокукларын яклау: проблемалар һәм хәл итү юллары» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.
Спас районы гражданнарының зәгыйфь категорияләре 2022 елда Татарстан Республикасы гражданлык җәмгыятен үстерүгә грантлар бирү конкурсы нәтиҗәләре буенча ярдәм алган Спас благочиниясенең Болгар шәһәрендәге Изге Авраам гыйбадәтханәсенең «Гуманитар ярдәм склады» грант проектын гамәлгә ашыру кысаларында әйбер һәм азык-төлек ярдәме ала.