2023 елның 24 июлендә Татарстан - Алтай маршруты буенча ат чабышы тантаналы старт алды. Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Мөселманнары диния идарәсе рәисе Камил Сәмигуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, Казан Дини семинариясе ректоры, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Владимир Самойленко, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннәтуллин катнашты.
3100 км озынлыктагы йөгерү маршруты Татарстан Республикасының 8 муниципаль районы һәм Россия Федерациясенең 9 төбәге аша уза.
Ат чабышын уздыруның максаты – татар токымлы атларны, татар халкының милли традицияләрен популярлаштыру һәм аларны Россия Федерациясе территориясендә яшәүче тугандаш халыклар белән ныгыту.
9 кешедән торган катнашучылар 38 календарь көн юлда булачак һәм 2023 елның 30 августында Алтай Республикасының Маймы районында «Алтай – Евразия йөрәге» истәлекле билгесе янында, Катунь елгасы ярында финиш ясый.
Әлеге һәйкәл 2006 елның 6 июлендә ачылган һәм Алтайның Россия составына керүенә 250 ел тулуга Татарстан Республикасының беренче Президенты М.Ш. Шәймиев бүләге.