2023 елның 26 июлендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр һәм хәйрия эшчәнлеге буенча комиссиясе сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид балаларның җәйге ялын оештыру, шулай ук балалар сәламәтләндерү лагерьларында инклюзив сменалар оештыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрәчәк.
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре 26 июльдә 11:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр «кайнар линия» 8(800)350-44-72 телефоны, шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү аша кабул ителә: https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm.