«Здесь ждут» («Биредә көтәләр») проекты үз эшен төгәлләде

2023 елның 30 июне, җомга

Президент грантлары фонды чараларына һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәме белән гамәлгә ашырылган «Здесь ждут» («Биредә көтәләр») проекты үз эшен тәмамлады.

Партнерлар белән бергә проект командасы тарафыннан зур эш башкарылды. Хатын-кызларның үзгәрүләре, йөзләрендә елмаю барлыкка килгәне күренә.

Монда сез хатын-кызларның мәҗбүри күченеп килүләре, авыр юл үтүләре һәм Казандагы яңа тормышлары турындагы тарихларын, шулай ук партнерлар һәм команданың проектны тормышка ашыру процессындагы катлаулылыклар, җиңүләр һәм иң дулкынландыргыч мизгелләре турында сөйләгәннәрен күрә аласыз.

Роликлар мотивация бирә торган һәм укыту характерында, мәҗбүри күченүчеләр белән «Яңа гасыр» автоном коммерцияле булмаган оешманың эш тәҗрибәсен күрсәтә.

https://disk.yandex.ru/d/QzCwcxHFlWO1Tg

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International