Азнакай районында мәгариф идарәсе вәкилләре, «Җәй» штабы вәкилләре катнашында иҗтимагый советның күчмә утырышы булды.
Иҗтимагый совет әгъзалары җәйге хезмәт һәм ял лагерьлары, көндезге лагерьлар җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре белән аралаштылар, оешма стендларында мәгълүматилылык һәм ачыклык дәрәҗәсен, уңайлы шартлар һәм ял итүнең төрле төрләре булуын бәяләделәр.
Күчмә утырыш барышында балаларның тору шартлары, янгынга каршы һәм террорчылыкка каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү, коррупциягә каршы эш алып бару тикшерелде, укучыларны сәламәтләндерү һәм тәрбияләү программасы белән таныштылар. Тәрбия эшенә һәм туклану сыйфатына зур игътибар бирелде. Шулай ук Иҗтимагый совет вәкилләре көн тәртибен тикшерделәр, буш вакытларында балаларның нәрсә белән мәшгуль булулары белән кызыксындылар, азык-төлек блогына бардылар: көндәлек менюны сыйфат һәм төрлелек таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерделәр.
Күчмә утырышта катнашучыларга Мәлбагыш урта мәктәбенең теплицасы эше белән танышу мөмкинлеге бирелде, анда укучылар үсемлекләр үстерү буенча эшлиләр, «Һөнәрләр атласы» викторинасында, Кәкре Елга авылының мәктәп яны лагеренда уйнауда катнаштылар.
Мәктәп яны лагерьларының барысы да санитар-эпидемиологик нәтиҗәгә ия һәм күзәтчелек органнары тарафыннан тикшерелгән. Һәр көн балалар өчен иртәнге зарядкадан башлана, иртәнге аштан соң алар кызыклы һәм төрле чараларда катнашалар. Спорт уеннары, квестлар, экскурсияләр, төрле танып белү һәм интеллектуаль программалар каралган.
Гомумән, күчмә тикшерү нәтиҗәләре буенча, Иҗтимагый совет әгъзалары балаларның ял итү һәм сәламәтләндерү оешмаларының канәгатьләнерлек торышын билгеләп үттеләр.