«Казан тернәкләндерү һәм абилитация үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы «Зур үзгәреш» грант проектын гамәлгә ашыра

2023 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

«Казан реабилитация һәм абилитация үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы 6 айга якын мәктәпкә әзерлек һәм мәктәп кыенлыкларын җиңеп чыгу буенча «Зур үзгәреш» грант проектын тормышка ашыра.

Игелек күрүчеләр – ДЦП диагнозы куелган, вак моторика белән проблемалары, уку һәм язуны үзләштерүдә кыенлыклары булган балалар.

Нәкъ менә шушы тайпылышларны төзәтү белән проект белгечләре шөгыльләнә: эрготерапевт, ортезист, психолог һәм коррекцион педагог. Һәр баланың куллары өчен ортезалар ясалган, аларны ясаганда, коррекция таләп иткән тайпылышларның катлаулылыгын, баланың яшәү рәвеше үзенчәлекләрен исәпкә алып, индивидуаль алым кулланылган.

Балалар ортезалардан актив файдаланалар, аларны билгеләнү буенча кияләр, ә ата-аналар аларның уңайлылыгын һәм югары коррекцияләү үзлекләрен билгелиләр.

Шулай ук балалар коррекцион педагог һәм психолог белән дәресләрдә эшлиләр һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Проектта катнашучыларның күбесе-мәктәп укучылары, һәм даими дәресләр, белгечләребезнең үҗәтлеге һәм профессиональлеге ярдәмендә аларның уңышлары шактый яхшырды.

Мәктәпкә әзерләнүче балалар да бу авыр эштә уңышларга ирешәләр.

Һәм, әлбәттә, ял итүгә һәм дөньяга булган карашны киңәйтүгә зур игътибар бирелә - бәйрәмнәр, экскурсияләр балаларга гына түгел, ата-аналарга да ошый.

Проект 2022 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсы нәтиҗәләре буенча финанс ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International