17 августта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы булды. ТР Иҗтимагый палатасыннан Гафиятуллин М. М. һәм Романов Д. С. катнашты.
Киләсе атнада Татарстан башкаласы коммерцияле булмаган оешмалар, дәүләт һәм бизнесның үзара хезмәттәшлегенә багышланган «Берләшмә» федераль форумын уздыру урынына әйләнәчәк. Форумда катнашучылар тупланган тәҗрибә белән алмаша алачаклар, бу яңа социаль проектлар эшләү сыйфатына уңай йогынты ясаячак.
ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин Россия Федераль антимонополия хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре аттестация комиссиясе эшендә катнашты
2022 елның 5 июлендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәме белән Минзәлә авиация предприятиесе базасында «Ватан уллары» Төбәк Үзәге курсантлары арасында комплекслы ярышларны ачу тантанасы узды.
Казан ІТ-паркында Ассоциация рәисе, Россия Иҗтимагый палатасының агросәнәгать комплексын үстерү комиссиясе рәисе Олег Сирота төбәк авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары белән очрашты. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасыннан рәис урынбасары Мөнир Гафиятуллин катнашты.
07 июньдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Артем Кузнецов Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында катнаштылар.
Татарстан Республикасы муниципаль районнарында «иң яхшы эшкуарлар советы» III Республика конкурсының финал өлеше 26 нчы май көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең конференц-залында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин рәислегендә Иҗтимагый совет утырышы узды.
Бу хакта Иннополис фән шәһәре мәйданчыгында узган Иҗтимагый совет утырышында Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин сөйләде.
23 майда ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин Россия Федераль антимонополия хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе дәүләт граждан хезмәткәрләренең квалификация имтиханында катнашты.