2022 елның 5 июлендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәме белән Минзәлә авиация предприятиесе базасында «Ватан уллары» Төбәк Үзәге курсантлары арасында комплекслы ярышларны ачу тантанасы узды, анда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Мөнир Гафиятуллин, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Россия Федерациясе Кораллы Көчләре Генераль штабының оештыру – мобилизация идарәсе запас майоры Евгений Гибин катнашты.
Комплекслы ярышларны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы вәкилләре белән бергә түбәндәгеләр катнашты:
«Ватан уллары» Төбәк Үзәге курсантларын оборона-спорт җыены программасында тематик дәресләр һәм мастер-класслар, күргәзмәләр һәм концертлар, шулай ук хәрби-гамәли спорт төрләре һәм спорт дисциплиналары буенча ярышлар бар.
Шунысы игътибарга лаек, 7 яшьтән алып 15 яшькә кадәрле 40 катнашучыдан торган «Ватан уллары» төбәк үзәген җыю белән бер үк вакытта «Патриотларны үстерәбез» районара хәрби - патриотик чатыр лагереның 2 сменасы уза, анда Татарстан Республикасы районнарыннан: Минзәлә, Түбән Кама, Тукай, Сарман, Мөслим, һәм Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләреннән 120 бала катнаша.
Шулай итеп, бу көннәрдә Минзәлә авиация предприятиесенең бер территориясендә бер үк вакытта 160 бала оборона-спорт әзерлеге һәм сәламәтләндерү уза.
«Ватан уллары «балалар һәм яшьләргә физик культура, спорт һәм патриотик тәрбия бирү буенча төбәк үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы балаларга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү, әлеге социаль төркемне начар гадәтләрдән арындыру, 2015 елдан спорт һәм хәрби-патриотик чаралар оештыру һәм үткәрү юлы белән хокук бозуларны профилактикалау буенча актив эш алып бара.