ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә Иҗтимагый совет утырышы узды

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин рәислегендә Иҗтимагый совет утырышы узды. Иҗтимагый совет эшендә шулай ук Казан дәүләт аграр университетының карьера үсеше һәм эшкә урнашуга ярдәм итү үзәге җитәкчесе Рамил Хафизов, «Центр РИАН» директоры урынбасары Альберт Сәгъдиев, «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» юристы Денис Никишин катнашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет әгъзаларына фикер алышуга түбәндәге темалар тәкъдим ителде:

- 2022 елның 2 кварталы өчен Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләренең сыйфатын тикшереп тору;

- Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары сайтларында иҗтимагый советлар битләрен алып бару буенча иҗтимагый контроль буенча Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы комиссиясе тәкъдимнәрен карау;

- Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең рәсми сайтында җәмәгать контроле буенча Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы комиссиясе тәкъдимнәре нигезендә «Иҗтимагый совет» бүлеген алып бару. Урнаштырылган мәгълүматның актуальлеге.

Шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек каршындагы Иҗтимагый совет вәкилләре Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чаллы шәһәре һәм Тукай мунициципаль районы бүлеге башлыгы вазифасына Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар резервына кертүгә һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зәй шәһәре һәм Зәй мунициципаль районы бүлеге башлыгы вазифасына Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар резервына кертүгә конкурс комиссиясе утырышында катнаштылар.

Конкурста 4 кандидат катнашты, алар конкурс чараларын үткәргәндә лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International