07 июньдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Артем Кузнецов Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында катнаштылар.
Иҗтимагый совет утырышында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Минибаев Марат Фәйзрахман улы, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Савельчев Алексей Петрович катнашты.
Утырышта Татарстан Республикасында электр энергетикасы үсеше перспективалары турында фикер алыштылар, 2021 ел өчен нефть, газ, химия һәм оборона комплексы эшенә йомгак ясалды.
Татарстан Республикасында Россиянең оборона-сәнәгать комплексы составына кергән һәм сугыш кирәк-яраклары, махсус химия, авиатөзелеш, суднолар төзелеше, идарә итү һәм гадәти корал җитештерү өлкәсендә эшли торган 25 эре һәм урта предприятие урнашкан.
Тармакта эшләүчеләрнең гомуми саны 47 меңнән артык кеше тәшкил итә.
2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан оборона-сәнәгать комплексының эре предприятиеләре буенча продукция җитештерү күләме 117,2 млрд.сум, сәнәгать җитештерүе индексы 109,4% тәшкил итте.
Татарстан Республикасының нефть эшкәртү заводларында 20,1 млн. тонна нефть эшкәртелгән, шул исәптән «ТАНЕКО» нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы тарафыннан -12,5 млн. тонна, «ТАИФ-НК» акционерлык җәмгыяте тарафыннан-7,3 млн. тонна.
Татнефть Түбән Кама шәһәрендә нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексын («ТАНЕКО» АҖ) нефть продуктлары линиясен киңәйтү һәм аларның сыйфатын арттыру белән план режимында төзи.
Химия һәм нефть-газ химиясе өлкәсендәге барлык проектлар 2020-2024 елларга һәм 2034 елга кадәр перспективага Татарстан Республикасының нефть, газ, химия комплексы үсеш программасын гамәлгә ашыру кысаларында булдырыла.