2024 елның 17 гыйнварында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Социаль мәсьәләләр, хәйриячелек һәм коммерцияле булмаган секторны үстерү комиссиясе утырышы узды.
Утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, комиссия рәисе Әлфия Вәлиева 2024 ел Иҗтимагый палатада җәмәгать контроле елы итеп кабул ителүен билгеләп үтте һәм быелгы актуаль мәсьәләләрне нәтиҗәлерәк хәл итү өчен ТР Иҗтимагый палатасының башка комиссияләре белән уртак чаралар үткәрүне тәкъдим итте.
Утырыш барышында катнашучылар ТР Иҗтимагый палатасының: гаилә елына багышланган гамәлгә ашырыла торган чаралар һәм түгәрәк өстәлләр турында; балалар инклюзив балалар лагерьларын үткәрү белән бәйле чаралар турында; республиканың коммерцияле булмаган секторының иң яхшы практикалары булган бердәм электрон китапханә булдыру һәм муниципаль берәмлекләрнең иҗтимагый советлары белән үзара хезмәттәшлек турында 2024 елга эш планын карадылар.