Иң яхшы сәламәтләндерү практикалары һәм технологияләре Россиякүләм конкурсына гаризалар 2026 елның 15 июленә кадәр кабул ителә. «Здорово на все сто» фестивале 14-16 августта Мәскәүдә ВДНХда үткәреләчәк һәм эшлекле программаны, сәламәтләндерү технологияләренең масштаблы күргәзмәсен, Россия төбәкләреннән иң яхшы проектларны тәкъдим итүне һәм әйдәп баручы экспертлардан мастер-классларны берләштерәчәк.
Конкурс өч номинация буенча үткәрелә:
«Сәламәтлек өчен продукт» – савыктыру өчен товарлар: табигый азык-төлек продуктлары, БАДлар, фиточаралар, спорт инвентарьләре, өйдә кулланыла торган медицина әйберләре һәм башкалар.
«Технология һәм практика» – физик һәм менталь сәламәтлекне саклауга һәм ныгытуга юнәлдерелгән методикалар, программалар, сервислар, цифрлы чишелешләр һәм практикалар.
«Көч туплау урыны» –сәламәтләндерү өчен мохит тудыра торган инфраструктура объектлары: шифаханәләр, wellness-отельләр, спа-комплекслар, эко-фермалар, термаль чишмәләр, сәламәтлек парклары һәм башкалар.
Юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр, авторлык коллективлары һәм коммерцияле булмаган оешмаларны катнашырга чакыралар. Катнашу бушлай.
Гаризаны здоровонавсесто.рф/konkurs/ сайтында тутырырга мөмкин.
Җиңүчеләр һәм финалистлар дипломнар, медиа ярдәм һәм үз проектларын федераль мәйданчыкта тәкъдим итү мөмкинлеге алачак.
Татарстанның коммерцияле булмаган оешмаларын һәм социаль проектларын үзләре турында белдерергә өлгерергә чакырабыз!