ЯҢАЛЫКЛАР


20
август, 2024 ел
сишәмбе

«Игелекле Казан» командасы «Беренчеләр вакыты. Игелек» лагерь сменасында игелек дәресе белән кунакта булды.

Тэги: НКО гамәлләре тасмасы

Граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясен бирү комитеты 2024 елның 20 августында Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлешләре өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясен алуга документлар кабул итә башлау турында хәбәр итә.


19
август, 2024 ел
дүшәмбе

Әлеге проект Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр, хәйрия һәм коммерциягә карамаган секторны үстерү комиссиясе инициативасы белән икенче ел гамәлгә ашырыла.

Тэги: НКО гамәлләре тасмасы

ТР Иҗтимагый палатасының Мәгариф, фән һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеген үстерү комиссиясе әгъзалары җәмәгать контролен гамәлгә ашыру максатыннан шәһәр читендәге балаларны савыктыру лагерьларына баруларын дәвам итәләр.

Тэги: Юлия Кареева

Минзәлә районы Иҗтимагый советы безнең СВОдагы егетләргә ярдәм итүен дәвам итә. Узган атнада Иҗтимагый совет әгъзалары: Яковлева В.П., Сәлимгәрәева Н. Х., Хәлимова Г. К., Хәбибуллина Г. Г., Гарипов Ф. Т., Волощенко Н. К. маскировка челтәрләрен үрү эшен дәвам иттеләр.

Тэги: Минзәлә районы Иҗтимагый советы

17
август, 2024 ел
шимбә

Җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларда һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлауларда тавыш бирү 8 сентябрьдә 7:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр узачак.


16
август, 2024 ел
җомга

16 августта Киров өлкәсенең гражданнар форумы старт алды. Чара «Яхшы күршелек» темасына пленар утырыштан башланды.

Тэги: Зилә Вәлиева

Махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен Апас районында маскировка челтәрләре үрү, окоп шәмнәре ясау, эчке кием, сумкалар, носилкалар тегү дәвам итә.

Тэги: НКО гамәлләре тасмасы

Ак Барс-мед төбәк директоры, ТР Иҗтимагый халык фронты активисты, Яшел Үзән районы Иҗтимагый советы әгъзасы Артем Бердников һәм Яшел Үзән районы Иҗтимагый советы әгъзасы, Яшел Үзән Аталар берлеге рәисе Максим Кулишов «Мамино Гнездышко» кризис үзәгендә  булдылар.

Тэги: НКО гамәлләре тасмасы Яшел Үзән районы Иҗтимагый Советы

12 августта Татарстан Республикасы Рәисенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе инициативасы белән Казан Кремлендә түгәрәк өстәл узды, анда каты коммуналь калдыклар белән эш итүгә бәйле проблемалар каралды.

Тэги: Мөнир Гафиятуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International