«Бергәләп булдырырбыз» («Сможем вместе») хәйрия фондының «Инклюзив гаилә үзәге» проектын гамәлгә ашыруның беренче этабы тәмамланды.
Үзәк түбәндәге адрес буенча урнашкан: ТР, Казан шәһәре, Октябрь ур., 1 йорт, «Подкова» үзәге. Үзәктә дәресләр Президент грантлары фонды биргән грант ярдәмендә үткәрелә.
Ярты ел дәвамында проект кысаларында балчыктан әвәләп ясау, эпоксид сумала белән эшләү, шәмнәр һәм сабын ясау буенча кызыклы мастер-класслар, пешекче мастер-класслары, акрил маркерлар белән рәсем ясау дәресләре үткәрелде.
Шулай ук проект барышында гаиләләр актив рәвештә спорт белән шөгыльләнделәр, сәламәтлекләрен саклау өчен йога һәм аэройога дәресләренә йөрделәр.
Ата-аналар һәм балалар өчен психолог белән очрашулар күңел түрендәге сорауларны һәм кичерешләрне ачарга һәм хәл итәргә ярдәм итте.
Үзәктән читтә дә күчмә ял итү чаралары оештырылды.
Шул исәптән проект гаиләләргә гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне ныгытырга һәм уңайлы мохит аша җәмгыятьтә яхшы социализация тәҗрибәсе тупларга ярдәм итте.
Проектта бер үк вакытта инвалид/сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалары һәм норматиплы (сәламәт) абый-апалары тәрбияләнә торган гаиләләр катнашты.
Киләчәктә яңа гаиләләр өчен проектны дәвам итү һәм проектның икенче этабын гамәлгә ашыру, анда аларны шулай ук бик күп кызыклы шөгыльләр һәм ял итү очрашулары көтә.
Проектка кушылу һәм сорауларга җавап алу өчен 89518924927 телефоны буенча Юлия Руденкога («Бергә булдырырбыз» хәйрия фонды җитәкчесе) мөрәҗәгать итегез.
Үзәкнең ВКонтактедагы төркеме https://vk.com/podkovakazani
