Яңа ел белән!

2025 елның 31 декабре, чәршәмбе

Ел, мул сулы елга кебек, үзенең юлын тәмамлый. Анда тыныч киң җирләр дә, сай урыннар да бар иде. Ләкин без, бер-беребезгә терәк булып, бергә атладык. Тирә-юнебезгә күз салып, без вакыт агышын гына түгел, уртак тырышлыкларыбызның җимешләрен, гомуми горурлыгыбызга әверелгән саллы нәтиҗәләрне күрәбез.

Татарстанның көче – аның кешеләрендә. Бер-берсен ишетеп, килешә һәм кулга-кул тотынып эш итә белүдә. Без – зур ил эчендәге зур гаилә. Нык гаилә буларак, Татарстаныбыз Россиянең гомуми иминлегенә үзенең аерым һәм якты өлешен кертә. Безнең тавышлар һәм язмышлар җылытучы һәм саклаучы нык, тыгыз тукымага үрелеп бара.

Ә барысының да нигезе – гаилә. Безнең тыныч куышыбыз, анда икмәк һәм шатлык уртаклашулар, анда сүзсез дә аңлыйлар һәм буыннан-буынга иң мөһимен – мәхәббәтне, намуслылыкны, хөрмәтне тапшыралар. Һәм без тәрәзәләребездәге утлар якты һәм тыныч янсын өчен барысын да эшләячәкбез. 

Алда – беренче кар кебек чиста яңа ел. Анда яңа идеяләр, яхшы үзгәрешләр һәм якыннар турында кайгырту көтеп тора. Әйдәгез, планнарыбызны гына түгел, уртак эшебезгә –туган җиребез Татарстан һәм бөек Россия файдасына ихлас ышанычлы ачык күңел белән керик. 

Курантлар сугуы Татарстаныбызның һәм бөек илебезнең уртак йөрәк тибеше булсын, аның бер өлеше булып горурланып яшибез. Әйдәгез шушы җылылыкны,  бәйләнешне, йорт һәм Ватан хисен кадерләп саклыйк. 

Һәр көнегез, ышанычыгыз һәм хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә. Гаиләләрегезгә сәламәтлек, тынычлык һәм чиксез бәхет телим. Һәр йортта икмәк һәм чыршы исе килеп торсын, балалар көлүе яңгырасын, ә күңелдә тыныч шатлык яшәсен.

Яңа ел белән!

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы исеменнән, рәисе З.Р. Вәлиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International