Татарстан Республикасының социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар командалары игътибарына! Халыкара рәхмәт көнендә – 2026 елның 11 гыйнварында Әсгать Галимҗанов исемендәге Иҗтимагый премиягә гаризалар кабул итү башланды!
Кемнәр катнаша ала?
Конкурста Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән социаль юнәлтелгән коммерцияле булмаган түбәндәге оешмалар катнаша ала:
Премияне оештыручылар:
Җиңүчеләр нәрсә алачак?
Шунысы мөһим: максатчан чаралар команда хезмәткәрләрен профильле укытуга, шул исәптән күчмә профильле чараларда катнашуга яисә команда хезмәткәрләрен шифаханә-курортта дәвалауга юнәлтүгә тотылырга мөмкин.
Премияләр саны: 5
Премиянең максаты: Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатлары нигезендә Татарстан Республикасында хәйриячелек һәм үз ирке белән эш башкару культурасын үстерүгә һәм гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга социаль юнәлтелгән коммерцияле булмаган оешманың һәм аның командасының керткән өлешен бөтен халык алдында тану аша ТР социаль юнәлтелгән коммерцияле булмаган оешмаларның һөнәри үсешенә ярдәм итү.
Гаризаны ничек тапшырырга?
Конкурс Нигезләмәсенең 1 нче Кушымтасы нигезендә форманы тутырыгыз (Нигезләмәгә сылтама яңалыкның ахыргы өлешендә) һәм аны электрон рәвештә премия операторы почтасына җибәрегез: abcbf@yandex.ru Хатның темасында социаль юнәлтелгән коммерцияле булмаган оешманың исемен күрсәтегез.
Гаризаларны кабул итү вакыты: 2026 елның 31 гыйнварына кадәр, 23:00 сәгатькәчә.
Премиягә йомгак ясау һәм лауреатларны бүләкләү 2026 елның 2 мартында – бөтен дөньяга танылган хәйрияче Әсгать Галимҗан улы Галимҗановның туган көнендә планлаштырыла.
Гражданлык җәмгыяте үсешенә керткән өлешегез турында сөйләү мөмкинлеген кулланыгыз! Гариза тапшырыгыз да Әсгать Галимҗанов исемендәге Иҗтимагый премия лауреаты булыгыз!
Әсгать Галимҗановны исемендәге Иҗтимагый премиягә конкурсның Нигезләмәсе шушы сылтама аша кереп карап була – https://vk.cc/cSX0me