Татарстан Республикасы башкаласында шикәр чире белән авыручы балалар өчен зур Яңа ел бәйрәме үткәрелде. «Чыршы, бие» хәйрия чарасы 200дән артык яшь пациентны берләштерде. Чарада шулай ук диабет белән көрәш фондына нигез салучы Тимур Николаев та булды.
Бәйрәм шикәр чире белән авыручы балаларга ярдәм итү буенча ГЕРОФАРМ традициясенең дәвамы булды. 7 ел дәвамында компания ел саен Санкт-Петербургта хәйрия чыршы бәйрәмнәре үткәрә, быел вакыйга географиясе Казанга кадәр киңәйде.
Бәйрәмгә килгән кунаклар фокуслар һәм махсус эффектлар белән якты интерактив шоуларда, иҗади мастер-классларда, дискотекада сабын куыклары белән уйнадылар, мавыктыргыч кәгазь тамашасында һәм һава тутырылган мендәрләр кулланылган күңелле ярышларда катнаштылар. Чыршы бәйрәменең һәр мизгеле балалар тулысынча тылсым атмосферасына чумарлык һәм дәвалану белән бәйле көндәлек кыенлыкларны оныта алырлык итеп уйланылган. Бәйрәмдә катнашу бушлай булды.
«Казанда «Чыршы, бие»нең үткәрелүе – яңа традициянең башы, төбәктә яшәүче балаларны һәр елны сөендерер дип өметләнәбез. Без диабетка каршы көрәш фондына һәм «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасына бәйрәмне оештыруда ярдәм итүләре өчен рәхмәтле. Балаларның бәхетле йөзләрен, аларның ихлас елмаюларын һәм шатлыклы көлүләрен күрү – диабетлы тормышның якты төсләр һәм чын тылсым белән тулы булуына иң яхшы дәлил», – дип билгеләп үтте ГЕРОФАРМ социаль проектлары юнәлеше җитәкчесе Светлана Царева.
Компания пациентларга ярдәм итүгә комплекслы караш формалаштыруда актив катнаша: күптән түгел Бөтендөнья диабетка каршы көрәш көнендә Казанда Россиядәге беренче «Лисёна-сластена» диаәкиятенең аудиоформаты тәкъдим ителде. Экспертлар командасы тарафыннан булдырылган һәм актриса Анна Хилькевич тарафыннан тавышландырылган китап яшь пациентларга аңлаешлы тарихлар аша яңа яшәү рәвешенә җайлашырга ярдәм итә. ГЕРОФАРМның «Диабет йөзләрдә» социаль проектлары командасы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган мондый инициативалар – авыруга каршы нәтиҗәле көрәшнең аерылгысыз өлеше.


