11 гыйнварда Әсгать Галимҗанов исемендәге иҗтимагый премиягә гаризалар кабул ителә башлый

2025 елның 30 декабре, сишәмбе

2026 елның 11 гыйнварында, Халыкара «Рәхмәт» көнендә, Татарстан Республикасында яңа мактаулы бүләк – Әсгать Галимҗанов исемендәге иҗтимагый премиягә гаризалар кабул ителә башлый. Лауреатларны бүләкләү тантанасы 2 мартка, әлеге премия багышланган легендар хәйрияченең туган көненә планлаштырылган.

Премияне гамәлгә кую инициативасы ТР Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр, хәйрия һәм коммерцияле булмаган секторны үстерү комиссиясе рәисе, «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды директоры Әлфия Вәлиева тарафыннан ТР Иҗтимагый палатасының йомгаклау утырышында тәкъдим ителде.

Премия «ТР социаль юнәлешле коммерцияле булмаган остазлык мәктәбе» проекты кысаларында булдырыла һәм секторара партнерлыкны ныгытуга, шулай ук муниципаль районнарда коммерцияле булмаган оешмаларның эш нәтиҗәлелеген күтәрүгә, аларның җитәкчеләренең һәм хезмәткәрләренең идарә итү күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән.

Төп максат – Татарстанның социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларының кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә керткән өлешләрен ачыктан-ачык тану, Россиянең илкүләм максатларына туры китереп, хәйриячелекне һәм ирекле эшчәнлекне үстерү юлы белән аларның һөнәри үсешенә ярдәм итү.

Лауреатлар дипломнардан тыш, үз командаларын үстерүгә максатчан грантлар да алачак: 50 000 сум – оешмада кимендә өч ел эшләгән һәм җиңүче проектны гамәлгә ашыруда актив катнашкан һәр хезмәткәргә. 250 000 сумга кадәр – бер лауреат оешма өчен грантның максималь суммасы.

Бүлеп бирелгән акчаларны хезмәткәрләрне профильле укытуга, профильле чараларда катнашуга яки команда әгъзаларын шифаханә-курортларда дәвалауга юнәлтергә мөмкин.

Әсгать Галимҗанов исемендәге иҗтимагый премия Татарстанда гражданлык инициативаларын үстерү өчен мөһим стимул булырга, игелеге һәркем өчен үрнәк булган күренекле меценатның истәлеген мәңгеләштерү уңаеннан булдырылды.

Катнашу шартлары һәм конкурс турындагы Нигезләмәнең тулы тексты белән биредә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International