Татарстан Республикасыннан РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Павлова Луганск Халык Республикасыннан ике баланың Яңа ел теләкләрен үтәде

2026 елның 4 гыйнвары, якшәмбе

Россия Иҗтимагый палатасының Татарстаннан әгъзасы Ольга Павлова Луганск Халык Республикасыннан ике баланың Яңа ел теләкләрен үтәде. Кызларның берсе Луганскның үзендә яши, икенчесе – Петровка шәһәр тибындагы бистәсендә.

«Мин «Теләкләр чыршысы»нда беренче тапкыр гына катнашмыйм һәм Луганск Халык Республикасыннан ике кызның хыялларын бик теләп тормышка ашырдым. Мариягә 14 яшь – бик яхшы билгеләргә генә укый һәм инде җитди рәвештә бокс белән шөгыльләнә. Тренировкалар өчен музыка һәм яктырткычлы бокс тренажерын сайлады», – дип сөйләде «Татар-информ» журналистына җәмәгать эшлеклесе.

«Викториягә җиде яшь. Рәсем ясарга һәм пластилиннан әвәләп әйберләр ясарга ярата, трансформер курчаклар өчен коляска турында хыяллана. Барлык бүләкләр дә адресатларга барып җитте», – дип өстәде ул.

Моннан тыш, Павлова билгеләп үткәнчә, «Теләкләр чыршысы» – һәркем кушыла һәм үзен иң кадерле балачак хыялларын тормышка ашыручы тылсымчы итеп тоя ала торган акция.

«Баланың хыялы тормышка ашсын өчен, янәшәдә ярдәм итәргә әзер кешеләрнең булуы кирәк. «Теләкләр чыршысы»ның тарихлары төрле, әмма иң мөһиме – аларны яхшылыкка ышаныч һәм бала өчен могҗиза ясау теләге берләштерә», – ди Ольга Павлова.

«Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе Яңа елга багышлана, ул теләге булган һәркемгә ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең балачак хыялларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Мондый традициягә 2018 елда Россия Президенты Владимир Путин үз ирке белән эш башкаручыларның халыкара форумында нигез салды. Җиде ел эчендә 88 мең битараф булмаган кеше ярдәмендә 2,7 млрд сумлык 320 меңнән артык теләк үтәлгән.

Акциядә авыр тормыш хәлендә калган 3 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар, сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар, ятимнәр, шулай ук махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның балалары катнаша. Һәр бала Яңа ел теләген калдыра. Бу мөрәҗәгатьләрне чыршыны бизәүче махсус шарларга урнаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International