ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2022 ел
шимбә

Хезмәттәшләребез инициативасын хуплыйбыз һәм Кырым Республикасы Иҗтимагый палатасы игълан иткән Поэтик Марафонда татарстанлыларны катнашырга чакырабыз.


11
март, 2022 ел
җомга

9 март көнне Максим Григорьев рәислеге астында Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасында чит илдә Россия ватандашлары белән «Украина гражданнар сугышы: чыганаклар һәм нәтиҗәләр» темасына видеоконференция узды.

Тэги: Мөнир Гафиятуллин

2022 елның 10 мартында 10:00 сәгатьтә видеоконференция форматында «Россиядә инклюзив белем бирүне үстерү - тәҗрибә, проблемалар, перспективалар» темасына түгәрәк өстәл узды. Түгәрәк өстәл эшендә галимнәр, практиклар, иҗтимагый оешмалар, тернәкләндерү үзәкләре һәм Россиянең хәйрия фондлары катнашты.

 

Тэги: Римма Гыйльмиева

5-8 март көннәрендә Санкт-Петербургта го буенча ике Бөтенроссия ярышлары узды.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының тарих һәм фәлсәфә кафедрасы доценты Радий Зарипов «Казанские Ведомости» басмасына Украинада махсус хәрби операция уздыру белән бәйле рәвештә барлыкка килгән русларны эзәрлекләү чыганаклары, шулай ук Meta ресурсларын блоклауга карата үзенең фикере белән уртаклашты.

Тэги: Радий Зарипов

10
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге Татарстан Республикасы буенча Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарасе белән берлектә Казан шәһәренең 1 нче төзәтү үзәгендә хөкем ителгән хатын-кызларны котлады.

Тэги: ТР ИКК Илнур Сатдинов Гөлия Балафендиева

2022 елның 14 мартыннан «Социаль өлкәдә дәүләт (муниципаль) хезмәт күрсәтүгә дәүләт (муниципаль) социаль заказы турында» 2020 елның 13 июлендәге 189-ФЗ номерлы Федераль законны (алга таба - Федераль закон, 189-ФЗ) гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча 4 белем бирү модуленнән торган серия старт ала.


9
март, 2022 ел
чәршәмбе

ТР Яшьләр эшләре һәм патриотик тәрбия буенча Иҗтимагый палата комиссиясе рәисе Рафаэль Шакирҗанов югары баш хәрби җитәкчесе, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның махсус хәрби операция уздыру турындагы карарын хуплады.

Тэги: Рафаэль Шакирҗанов

ТР Иҗтимагый палатасының яшьләр эшләре һәм патриотик тәрбия буенча комиссиясе рәисе Рафаэль Шакирҗанов Татарстан-24 телеканалында «Патриотизм - Россиянең милли идеясе» темасы буенча  «Главные новости» («Төп яңалыклар»)  программасында катнашты.

Тэги: Рафаэль Шакирҗанов

Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтү комиссиясенә Эчке эшләр министрлыгы компетенциясенә кертелгән мәҗбүри тоту урыннарында булган гражданнарның туганнары яисә якыннары мөрәҗәгатьләре килә. Шулай итеп, Иҗтимагый күзәтү комиссиясе мөрәҗәгатне тикшерү максаты белән Казан шәһәренең административ кулга алынган затларны тоту өчен махсус кабул итү бинасында булды. Чарада шулай ук Сатдинов Илнур һәм Зарипов Альберт катнашты. Алар административ кулга алынган затлар белән әңгәмәләр үткәрделәр, шулай ук махсус кабул итү бинасы администрациясе белән очрашу үткәрелде.

Тэги: ТР ИКК Илнур Сатдинов Альберт Зарипов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International