9 март көнне Максим Григорьев рәислеге астында Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасында чит илдә Россия ватандашлары белән «Украина гражданнар сугышы: чыганаклар һәм нәтиҗәләр» темасына видеоконференция узды.
Анда дөньяның 59 иле: АКШ, Бөекбритания, Франция, Германия, Бәйсез илләр берлеге илләре, Израиль, Төркия, Грузия, Украина һәм башка дәүләтләр вәкилләре катнашты. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасыннан видеоконференциядә ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Мөнир Гафиятуллин катнашты.
Россия үз территориясендә генә түгел, дөньяның барлык илләрендә дә таратыла торган, моңарчы күрелмәгән мәгълүмати һөҗүм белән очрашты, дип ассызыклады РФ Мәгълүмати бергәлекне, массакүләм коммуникацияләрне үстерү комиссиясе әгъзасы, Куркынычсыз интернет Лигасы директоры Екатерина Мизулина. Ул «Фейклар һәм русларга каршы мәгълүмати кампанияи». тикшеренүен тәкъдим итте.
«Куркынычсыз интернет лигасы экспертлары мәгълүматлары буенча, мәгълүмати кампания уздыруга һәм ялган мәгълүмат таратуга якынча 150 миллиард АКШ доллары сарыф ителгән. Төрле социаль челтәрләрдә мондый мәгълүматны таратуга көн саен 12 миллион доллар акча сарыф ителә. Һәм әгәр Россия аудиториясенә, мәсәлән, Facebook һәм Instagram платформаларында, көн саен уртача 1 миллион 700 мең доллар сарыф ителсә, бу суммалар инглиз телле аудиториягә өч - биш миллионга җитә», - дип хәбәр итте ул.
Донецк һәм Луганск халык республикалары территориясендә 2014 елдан башлап булган вакыйгаларны Украина режимы ягыннан геноцид дип атарга мөмкин, дип билгеләп үтте «Мемориал» иҗтимагый оешмасы идарәсе әгъзасы, Луганск халык республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Сергей Белов. «Украина сигез ел дәвамында Донецк һәм Луганск халык республикалары халкын террорлаштырды. Бездә меңнән артык фотография һәм тыныч халыкның бик күп дәлилләре бар, аларны җәзалаганнар. Быел гына да Украина агрессиясе корбаннарын массакүләм күмү мәсьәләләре белән шөгыльләнгән ведомствоара төркем 292 кешенең мәетен чыгарды. Бу чын геноцидның нәтиҗәләре».
АКШ тагы Россия ватандашларының Координацион советы рәисе Елена Брэнсон 8 мартта АКШ Юстиция министрлыгының чит ил агенты сыйфатында эш иткәне өчен дип аңа каршы алты пункт буенча гаепләү белдергәне турында сөйләде, һәм хәзер аңа 35 елга кадәр төрмә яный ала.
«Фейклар уңаеннан мине чит ил агенты булуда түгел, ә шпионажда гаепләгән CNN аеруча нык аерылып торды. Рус кешеләрен бүлгәләүче фейклар саны коточкыч. Берничә ай элек без АКШта Россия ватандашлары оешмаларының Координация советын куркыныч булуы сәбәпле таратырга карар кылдык» , - диде ул.
«Хәзер мин ватандашлар өчен бик куркам. Әгәр сез махсус хезмәтләр тарафыннан игътибар тоясыз икән, Россиягә кайтыгыз» , - диде 2020 елда Ватанга әйләнеп кайткан активистка.
Видеоконференцияне тәмамлап, Максим Григорьев РФ Иҗтимагый палатасы ватандашлар булган илләрдәге вәзгыятьне күзәтүне һәм кирәк булганда ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәк, дип ассызыклады.