ТР Иҗтимагый палатасының яшьләр эшләре һәм патриотик тәрбия буенча комиссиясе рәисе Рафаэль Шакирҗанов Татарстан-24 телеканалында «Патриотизм - Россиянең милли идеясе» темасы буенча «Главные новости» («Төп яңалыклар») программасында катнашты.
Тапшыруда патриотизмның нәрсә икәнлеге, безнең армиянең никадәр көчле булуы, солдатларга ничек ярдәм итү, мәктәпләрдә патриотик тәрбия турында сораулар күтәрелде.
Программа белән түбәндәге сылтама буенча танышырга була: https://www.youtube.com/watch?v=aOtTZmOmaBI