5-8 март көннәрендә Санкт-Петербургта го буенча ике Бөтенроссия ярышлары узды.
Парлы Россия чемпионатында атказанган спорт мастеры Илья Шикшин (Казан шәһәре) һәм Валерия Клочихина (Соликамск шәһәре) җиңү яулады. Өченче урында Татарстан пары - атказанган спорт мастеры Александр Динерштейн һәм спорт мастерына кандидат Айгөл Фазылҗанова. Барлыгы чемпионатта 32 команда катнашты.
Россиянең 10 төбәгеннән 83 кеше катнашкан Бөтенроссия Рапид турнирында шулай ук Илья Шикшин, казанлылар спорт мастеры Игорь Немлий, спорт мастерына кандидат Артур Гыймадиев һәм спорт мастерына кандидат Руслан Тарасов 6,10-нчы һәм 12 нче урыннарда җиңде. Шунысын да билгеләп үтик, Артур белән Русланга нибары 12 яшь.

