Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтү комиссиясе якыннары, туганнары яки танышлары Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсе, Эчке эшләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы ведомстволарына караган мәҗбүри тоту урыннарында булган гражданнарны кабул итте.
Сорауларның эчтәлеге төрлечә, нигездә, бу тоту шартларын тикшерү белән бәйле.
28 март көнне ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары Изольда Жуйкова һәм Илсөяр Гарифуллина балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе утырышында катнаштылар.
22 мартта Апаста «Право выбора» фильмын күрсәтү булды, аны 145 кеше карады. Алар арасында Апас аграр көллияте студентлары, шулай ук өлкән сыйныф укучылары да бар иде.
Күптән түгел Татарстан Республикасында «Социаль үзәк-СОС(Ярдәм)» социаль хезмәт күрсәтү учреждениесеннән Социаль үзәк КФУның Психология һәм мәгариф институты студентлары практикасын узу мәйданчыгына әйләнде.
Алексеевск муниципаль районының Җиңү паркында Россия армиясенә ярдәм йөзеннән акция узды. Акциядә хакимият органнары вәкилләре, җәмәгатьчелек вәкилләре һәм аграр көллият студентлары катнашты. Чараны Алексеевск муниципаль районы ДОСААФ оешмасы, Татарстан Республикасы Алексеевск районы буенча эчке эшләр министрлыгы һәм Алексеевск аграр көллияте оештырдылар.
«Боевое Братство» хәрби хәрәкәтләр ветераннары җирле Спас районы оешмасы «Проблемалы гаиләләрдәге балаларны һәм яшүсмерләрне «Спортлайф» Самбо көрәшенең даими дәресләренә җәлеп итү» проектын «Гражданнарның сәламәтлеген саклау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау» номинациясендә гражданлык җәмгыятен үстерүгә Россия Федерациясе Президенты грантын кулланып гамәлгә ашыра.
24 март көнне КФУ студентлары Татарстан Республикасында «Социаль үзәк-СОС (Ярдәм)» социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе белән «Бала белән шәхси чикләрне ничек билгеләргә?» темасына Ата-аналар Клубы үткәрделәр.
Казанда «Ел укытучысы - 2022» бөтенроссия конкурсының төбәк этабына йомгак ясадылар.
«Тәрбия - бердәм процесс, ул «гаиләдәге тәрбия» һәм «мәктәптәге тәрбия»гә бүленә алмый. Мартта «Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә «Егоза» мәгариф үзәге» тарафыннан оештырылган тәрбия процессына ата-аналарны җәлеп итү технологиясен кулланып, очрашулар оештыру кейслары конкурсына йомгак ясалды.
26 март көнне Н.А.Галләмов исемендәге республика махсус гомуми белем бирү мәктәбендә «Вектор жизни» («Яшәү векторы») психологы Камзина Олеся Львовна мәктәп педагоглары һәм тәрбияләнүчеләре белән төркемле тренинглар үткәрде.