Казанда «Ел укытучысы - 2022» бөтенроссия конкурсының төбәк этабына йомгак ясадылар.
Чарада ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Анастасия Исаева, ТР Иҗтимагый палатасының мәгариф һәм фән буенча комиссиясе рәисе һәм урынбасары Асия Тимирясова һәм Римма Гыйльмиева катнашты.
«Иң яхшы укытучы» исемен алуга конкурста 800 педагог катнашты, бу узган ел белән чагыштырганда шактый күбрәк. Россиянең башка төбәкләреннән татар теле һәм әдәбияты укытучылары килде». Конкурсантлар - чын укытучылар, алар шартлар тудыралар, укыталар, тәрбиялиләр, үз белемнәрен яшь буынга тапшыралар, зур миссия башкаралар. Ә бәйгедә җиңүче бөтенроссия дәрәҗәсендә үз мөмкинлекләрен күрсәтәчәк. Татарстан Россия дәрәҗәсендә лаеклы урын алыр дип ышанабыз.
Татарстанда «Ел укытучысы - 2022» конкурсында җиңүче булып Казанның 2 нче лицей-интернатының тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Илсур Җиһаншин танылды. Һөнәри осталык бөтенроссия конкурсы финалында нәкъ менә ул республиканы тәкъдим итәчәк. Тантанада шулай ук «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрнең исемнәрен игълан иттеләр. Алар - Башкортстанның Михайловка авылы урта мәктәбе укытучысы Динара Харисова һәм Казанның 116 нчы лицее педагогы Зилә Габдинова.
«Тормыш иминлеге нигезләрен иң яхшы оештыручы педагог» конкурсында 182 нче Казан политехник лицееннан Максим Калязин җиңү яулады.