«Боевое Братство» хәрби хәрәкәтләр ветераннары җирле Спас районы оешмасы «Проблемалы гаиләләрдәге балаларны һәм яшүсмерләрне «Спортлайф» Самбо көрәшенең даими дәресләренә җәлеп итү» проектын «Гражданнарның сәламәтлеген саклау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау» номинациясендә гражданлык җәмгыятен үстерүгә Россия Федерациясе Президенты грантын кулланып гамәлгә ашыра.
Проект кысаларында Самбо көрәше белән шөгыльләнү өчен җәлеп ителгән 7-16 яшьлек 30 бала һәм яшүсмер өчен җиһазлар алынды.
Әлеге проект кысаларында тренировка процессы балаларның гомуми физик әзерлеген яхшыртуны, Самбо көрәше фәлсәфәсен һәм практик күнекмәләрне өйрәнүне, сәламәт яшәү рәвешенең тотрыклы принципларын формалаштыруны күздә тота.


