Алексеевск муниципаль районының Җиңү паркында Россия армиясенә ярдәм йөзеннән акция узды. Акциядә хакимият органнары вәкилләре, җәмәгатьчелек вәкилләре һәм аграр көллият студентлары катнашты. Чараны Алексеевск муниципаль районы ДОСААФ оешмасы, Татарстан Республикасы Алексеевск районы буенча эчке эшләр министрлыгы һәм Алексеевск аграр көллияте оештырдылар.
Җыелганнар кулларына тотынып, Z хәрефедәй тезелеп, флешмоб оештырдылар. Күпләр үзләре белән махсус операция символы төшерелгән кәгазьләр алып килгән. Яшьләр алдында район Советы аппараты җитәкчесе Александр Харитонов, шәхси состав белән эшләү буенча Эчке эшләр министрлыгы башлыгы ярдәмчесе Александр Титов, Алексеевск ДОСАФа советы рәисе Илфат Җәббаров, аграр көллият укытучысы Альберт Сафин, Эчке эшләр министрлыгы ветераннар советы рәисе Рәфис Шиһапов чыгыш ясадылар. Алар Украинада РФ хәрби көчләренең махсус операцияләрен хуплап, яшьләргә бөек илебезнең лаеклы патриотлары булуларын теләделәр.