28 март көнне ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары Изольда Жуйкова һәм Илсөяр Гарифуллина балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе утырышында катнаштылар.
Көн тәртибендә балигъ булмаганнарның иҗтимагый куркыныч эшләрен профилактикалау буенча ведомствоара эш оештыру, яшүсмерләрне хокук бозучылар өчен вакытлыча тоту үзәгенә һәм ябык типтагы махсус укыту-тәрбия учреждениеләренә җибәрү, шулай ук балигъ булмаганнарның хокук бозуларын һәм гаиләләрдә имин булмауны профилактикалау буенча коммерцияле булмаган оешмаларның эш тәҗрибәсе турында фикер алышынды. Изольда Павловна Н.А.Галләмов исемендәге республика махсус гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Тормыш векторы» проектын гамәлгә ашыру турында доклад белән чыгыш ясады.
Татарстан Республикасының «Под крылом семьи» («Гаилә канаты астында») төбәк иҗтимагый оешмасы белән мәктәпнең хезмәттәшлеге 2015 елда башланды. Үзара хезмәттәшлекнең 8 елы эчендә «Признание» («Тану», «Новогодние истории» («Яңа ел тарихлары»), «Веселые старты» («Күңелле стартлар», «Герои былых времен» («Үткән заман геройлары») һәм «О самом главном» («Иң мөһиме турында») конкурслары тормышка ашырылды, мәктәптә тәрбияләнүчеләр тернәкләндерү үзәкләрендә, ветераннар йортларында, «Семейный оберег» («Гаилә сакчысы») хәйрия ярминкәләрендә оештырылган шеф концертларында катнаша.